16+

Биектауда тимер кар бабай

Биектауның Мүлмә авылыннан Мәсхүт Мотыйгуллинның кулыннан килмәгән эше юк.

Биектауда тимер кар бабай

Биектауның Мүлмә авылыннан Мәсхүт Мотыйгуллинның кулыннан килмәгән эше юк.

Умартачы да ул, тимерче дә, капкалар, чардуганнар, теплицалар ясый; балта остасы, агачтан төрле могҗизалар тудыра; техниканы да биш бармагы кебек белә, үзе җыйган тракторы белән җир сукалый; ташчы, йортлар сала. Бу юлы безне тимердән эретеп ясаган кыш бабайлары, кар кызлары, кар бабайлары белән шаккатырды. Капка алды үзе бер әкият кебек, арбалы боланы да бар, бер читтә ел символы – күсе утыра, барысы да төсле утлар белән ялтырап, балкып тора. Кыш бабайның, кар кызының төп каркасын Мәсхүт абый тимердән эретеп ябыштырып ясаган. Кар юк дип аптырап тормаган, тимерне азык-төлек төрү өчен кулланыла торган пленка белән томалаган. Үтеп барган һәр кеше Мәсхүт абыйның сыннарына сокланып уза. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading