16+

Әбиләр чуагы кайчан башланачак?

Әбиләр чуагы Үзәк Россиядә әле булмаган, ул сентябрь ахырында башланачак.

Әбиләр чуагы Үзәк Россиядә әле булмаган, ул сентябрь ахырында башланачак.

Мәскәүдә һәм Үзәк Россиянең башка төбәкләрендә әбиләр чуагы әле булмаган. Бу хакта "Фобос" һава торышы үзәгенең баш белгече белдерде.

Аның сүзләренә караганда, 11-13 сентябрьдә кайбер төбәкләрдә һава температурасы 20 градустан артып киткән, әмма мондый һава торышын әбиләр чуагы дип санарга ярамый.
«Әбиләр чуагы - ул биш-җиде тәүлек дәвамында тотрыклы һава торышы торган чор дигән билгеләмә бар. Бу вакытта кояш яктырта, бернинди явым-төшем һәм болыт булырга тиеш түгел", - дип белдерде Тишковец.

Ул фаразлаганча, әбиләр чуагы Үзәк Россиядә айның икенче яртысында - 17 яки 18 сентябрьдән соң башланырга мөмкин. Синоптик билгеләп үткәнчә, быел октябрьгә кадәр дәвам итәчәк "әбиләр чуагы" булмаячак - инде сентябрьдән үк салкынайтачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading