Кытайда яше якынча биш мең ел дип бәяләнгән борынгы табут табылган.
Зиннәтле каберлек илнең үзәк өлешендәге Хэнань шәһәрендә ачыкланган һәм Давэнькоуның неолит археологик культурасына карый (безнең эрага кадәр 3700-2600 еллар). Каберлекнең зурлыгы 17 квадрат метр тәшкил итә, ә аның эчендә 350 борынгы артефакт сакланган, алар арасында яшма, нефрит һәм керамикадан эшләнгән әйберләр, дуңгызларның аскы казналыклары, шулай ук фил сөягеннән бизәнү әйберләре. Каберлек борынгы хакимнеке булырга мөмкин дип уйланыла.
Комментарийлар