16+

Биш-сигез кондыздан торган гаиләгә яшәү өчен көнгә 12 сәгать эшләргә туры килә

«Табигать экологлары» кышка ничек әзерләнә һәм аларны кайда очратырга мөмкин? 

«Табигать экологлары» кышка ничек әзерләнә һәм аларны кайда очратырга мөмкин? 

Хәзер кондызларның актив рәвештә кышка азык әзерләнү чоры. Алар яр буенда үскән бар нәрсәне кимерәләр. Бигрәк тә усак, тал һәм шомырт яраталар. Ботакларны һәм зур кәүсәләрне үзләре яши торган җиргә суга ташыйлар. 

Биш-сигез кондыздан торган бер гаиләгә яшәү өчен тәүлегенә 12 шәр сәгать эшләргә туры килә. Кышын алар бер-берсен җылытып, вакыт-вакыт келәткә чыккалап, җылы өннәрендә үткәрәләр.

Кондызларны ашатырга кирәк түгел. Аларның организмнары шактый тупас ризыкны үзләштерү өчен җайланган, моңа махсус микрофлора ярдәм итә. Ә «кешеләр» ризыгы белән тукландыру аларның ашкайнатуына зыян китерергә мөмкин.
Республика территориясендә кондызларның бер төре генә – Европа кондызы яши. Аларның саны 15252гә җиткән. Иң күп яшәгән җирләре - Әгерҗе һәм Минзәлә районнары. 

Бу җәнлекләр гадәти булмаган яшәү рәвеше алып барулпры белән игътибарны җәлеп итәләр.
Кондызларның эшчәнлеге нәтиҗәсе ндә елгаларның экосистемасы шактый үзгәрә, бу биологик төрлелекнең артуына китерә, һәм кайбер очракларда кимерүчеләр төзегән плотиналар, тугайлыклар, уйсулыклар аеруча файдалы. Алар суны буып куып, корылык китергән зыянны киметәләр, дип хәбәр итә Татарстаның Биологик ресурслар дәүләт комитеты белгечләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading