16+

Биш татарстанлы 70 яшьлек элекке имамны урлаган өчен суд каршына басачак

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ир-атларның берсе үз гаебен өлешчә генә таныган, калганнары үз гаепләрен танымый һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ир-атларның берсе үз гаебен өлешчә генә таныган, калганнары үз гаепләрен танымый һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

Татарстанда яшәүче биш кеше 70 яшьлек имамны урлауда һәм мәчетне талауда гаепләнә. Бу хакта журналистларга Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

"Тикшерү органнары Казан һәм Лаеш районы кешеләре тарафыннан кылынган җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Алар "Кеше урлау" һәм "Талау" маддәләре буенча гаепләнә, - дип хәбәр итте Шептицкий.

2020 елның 25 июнендә төнлә Татарстанның Мамадыш районы Ишкәй авылында бер төркем ир-ат җирле мәчеттә имам булып эшләүче 70 яшьлек иргә һөҗүм иткән, аны бәйләп куйганнар, башына пакет кидергәннәр. Сәгать ярым автомобиль эчендә тотканнар. Алар имамнан мәчетнең ачкычын тартып алганнар һәм кимендә 1 млрд сум урларга планлаштырганнар. Бернәрсә дә тапмагач, алар ресиверны урлаганнар. Алга таба гаепләнүчеләр зыян күрүчене җибәргәннәр һәм качканнар.

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ир-атларның берсе генә өлешчә үз гаебен таныган, калганнары күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.
 Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләр җыелган, җинаять эше судка җибәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading