16+

Битлек киябезме, яки 30 мең сум штраф түлибезме?

Татарстанда полиция хезмәткәрләре көн дә битлек кию кагыйдәләренең үтәлүен тикшерә. Күзәтү чаралары бигрәк тә җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә башкарыла. 

Татарстанда полиция хезмәткәрләре көн дә битлек кию кагыйдәләренең үтәлүен тикшерә. Күзәтү чаралары бигрәк тә җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә башкарыла. 

Исегезгә төшерәбез, битлек кимәгән өчен 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Әгәр хокук бозу кабатланса, штраф күләме 15 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр булачак.

Татарстанда пандемия аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең өченче этабы август аенда ук игълан ителде. Бу этапта кибетләрдә, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек кию мәҗбүри.

Полиция хезмәткәрләре беренче тапкыр хокук бозучыларга штраф салмыйча кисәтү генә ясарга да мөмкин. Әмма кайбер кешеләр суларга авыр булганлыктан, битлекне төшереп кия. Андый очракта хокук саклаучылар кисәтү ясаячак. 

Сүз уңаеннан, соңгы арада җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүчеләр арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә чирләп терелгәннәргә кимәсәңдә ярый микән.

    Мөһим

    loading