16+

«Бәллүр каләм» бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Һөнәри бәйгегә кичә «Пирамида» комплексында нәтиҗә ясадылар.

«Бәллүр каләм» бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Һөнәри бәйгегә кичә «Пирамида» комплексында нәтиҗә ясадылар.

Конкурс «Эшкә тугрылык өчен”, «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре буенча үткәрелде. «Елның иң яхшы редакциясе» номинациясендә «Казан» журналы, «Челнинские известия» газетасы җиңү яулады. «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә Камил Кәримов җиңүгә иреште.
«Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова һәм "Эфир" телекомпаниясе журналисты Алексей Кулешов (вафатыннан соң) "Елның иң яхшы журналисты" номинациясендә җиңде. «Объектив аша караш» номинациясендә Алексей Вангаев («Таң» газетасы Алексеевск районы), Ринат Сафин ("Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе) җиңү яулады.
«Туган тел» номинациясендә Юлия Дәүләтбаева («Туган як» газетасы, Октябрьский шәһәре, Башкортстан Республикасы) җиңүгә иреште.
2019 елгы махсус проектлар – “FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018”, “Россия Федерациясендә волонтер елы”, "Татарстан Республикасында Лев Толстой елы” һәм “Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел”. «FIFA 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты» номинациясендә ФГУП ВГТРК «ГТРК «Татарстан» филиалы җиңде. «Россия Федерациясендә волонтер елы" номинациясендә «Кайбыч таңнары» газетасы («Кайбицкие зори») җиңүче дип игълан ителде.
«Татарстан Республикасында Лев Толстой елы» номинациясендә «Мамадыш ТВ» телеканалы, «Мамадыш информ» җиңде. "Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел" номинациясендә «Әдәби хәзинә» тапшыруының иҗат төркеме, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе бүләкләнде. Аларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәбрикләде.
Матбугат көне белән котлап, ул: «Сез безнең күзне ачучылар, дөньяны танытучылар. Киләчәктә дә безнең күзләрне дөньяга ачык тотуыгызны телибез. Сезнең кыйммәтегезне дәүләтчелегебез аңлап яшәргә тиеш. Сез кызык та, куркыныч та, туры сүз әйтеп эшләүче һөнәр ияләре», - дип мөрәҗәгать итте.
Бәйрәмнең иң соңгы кульминацион ноктасы Гран-при иясен игълан итү булды. Гран-при бүләге - Татарстан Президентыннан "Лада гранта" автомобиле ачкычлары "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды. Аның исемен ТР Премьер-министры Алексей Песошин игълан итте.
Хөкүмәт башлыгы ММЧ вәкилләрен Матбугат көне белән тәбрикләде. «Татарстан журналистикасында талантлы, иҗади, җаваплы кешеләр эшли. Ышанам: яңа массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше чорында басма матбугат элеккечә актуаль булып, аңа ихтыяҗ сакланачак, һәрвакытта эш сыйфаты, нәтиҗәлелеге үрнәген күрсәтәчәк», - диде.
Каләм ияләрен «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов та тәбрикләде.
Быел бәйгегә рекорд күләмдә 1,5 меңнән артык эш тапшырылган булган. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, “Бәллүр каләм” статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Гомуми премия фонды 360 мең сум тәшкил итә. Номинацияләрдә җиңүчеләргә премияләр 40 мең сум, "һөнәргә тугрылык" номинациясендә 80 мең сум тәшкил итә.
 

чыганак - "Татар информ" (Гөлнар Гарифуллина)

фото - "Татар информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading