16+

Болгарда галимнәр һәм дин әһелләре җыела

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте 8 октябрьдә Болгар шәһәрендә "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте 8 октябрьдә Болгар шәһәрендә "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

Әлеге конференция, Татар дин галимнәре елы кысаларында, «Россия - ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

Бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылучы дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит ил дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнаша.

Фәнни-гамәли сөйләшүдә дин, фән әһелләренең чыгышлары, яңа китаплар тәкъдим итү көтелә. Имамнар өчен оештырылган алты айлык "Изге Коръәнне дөрес уку" һөнәри әзерлек курсын рәсми рәвештә ачу ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading