16+

Бозымнан котылу бер пенсионерга 2 миллион сумга төшкән

Казанда яшәүче 60 яшьлек пенсионерга "бозым"нан котылу бик кыйммәткә төшкән.

Казанда яшәүче 60 яшьлек пенсионерга "бозым"нан котылу бик кыйммәткә төшкән.

20-27 февраль аралыгында билгесез кешеләр әлеге хатын-кызга шалтыратып, үзләрен "күрәзәче" дип таныштырганнар. Сүз барышында алар пенсионерда бозым бар дип куркытканнар һәм аннан кичекмәстән котылырга кирәк дигәннәр. Беркатлы пенсионер ышанып, әлеге кырыгалдарлар счетына ике миллион сум акчасын күчергән.

Алдануын аңлаган ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading