16+

Бөтендөнья яшьләрен Сочи берләштерә

2017 елның 14-22 октябрендә Сочи шәһәрендә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале булачак. Дүрт елга бер тапкыр гына уздырылган әлеге зур чараны оештыру эшендә Татарстан яшьләре дә актив катнаша.

2017 елның 14-22 октябрендә Сочи шәһәрендә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале булачак. Дүрт елга бер тапкыр гына уздырылган әлеге зур чараны оештыру эшендә Татарстан яшьләре дә актив катнаша.

Беренче тапкыр фестиваль 1947 елда тормышка ашырылды. Шушы вакыт эчендә бөтендөнья яшьләре Россия башкаласына ике тапкыр җыелды. Киләсе чара "Тынычлык, бердәмлек һәм социаль гаделлек өчен, без империализмга каршы көрәшәбез, үткәнне хөрмәт итеп, киләчәкне төзибез!" дигән шигарь астында булачак.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин белдергәнчә, фестивальгә 150 илдән 18-35 яшьлек 20 мең яшьләр җыела. Биредә яшь журналистлар, иҗат һәм спорт сөючеләр, инженер-конструкторлар, сәяси партия җитәкчеләре, вуз укытучылары, студентлар үзешчәнлеге лидерлары, яшь галимнәр, рус телен өйрәнүче чит ил студентлары җыелачак.
Фестивальгә Татарстаннан 200 актив яшь кеше бара. Шуңа өстәп республикабызның 255 егет-кызы чарада үзен волонтер буларак сынап карый алачак. Яшьләр "Мәдәният һәм глобализация», «Глобаль икътисад», «Белем икътисады», «Иҗтимагый институтлар үсеше», «Сәясәт һәм халыкара иминлек» кебек темалар буенча фикер алышачак. Чарада һәр теләгән кеше катнаша ала, моның өчен февраль аена кадәр фестиваль сайтына кереп гариза калдырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading