16+

Бу көннәрдә уяу һәм сак булу сорала

2017 елның июнь аенда шәһәребездә FIFA Конфедерация Кубогы уеннары узачак. Бик күп катнашучылар, тамашачылар, туристлар килүе көтелә. Спорт бәйрәме алдыннан һәм уеннар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Татарстанның хокук саклау органнары гражданнарга түбәндәге затларга игътибарлы булуны сорый:

- спорт корылмалары, транспорт объектлары һәм шулай ук чемпионатны оештыручы һәм анда катнашучылар белән нигезсез кызыксынучылар;

- химик реактивлар, агулар һәм террорлык актында файдаланырдай матдәләр белән кызыксынучылар;
- кулындагы сумкаларын спорт корылмаларына һәм башка объектларга алып керешергә яки төрле сәбәпләр табып әйберләрен саклап торуны үтенүчеләр;

- кыска вакытка торак арендалаучылар;

- кеше күп урыннарда һава торышына карап киенмәүчеләр.
Шулай ук хуҗасыз калган әйберләргә, предметларга игътибарлы булу һәм бу хакта ашыгыч рәвештә хокук саклау органнарына хәбәр итү сорала.

Гражданнар мәгълүматны аноним төстә дә җиткерә ала. Эчке эшләр министрлыгына һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә шалтыратырга кирәк.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы: 291-35-28, 291-23-40, 291-24-40, 291-20-02.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе: 231-45-55.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе күпканаллы телефоны: 231-49-00.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading