16+

"Бу – минем республикам, аның киләчәген хәл итәргә минем хакым бар"

«Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» марафонына студентлар да кушылды. «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы активистлары даими рәвештә яшьләр белән очрашып сайлаулар турында мәгълүмат бирә.

«Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» марафонына студентлар да кушылды. «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы активистлары даими рәвештә яшьләр белән очрашып сайлаулар турында мәгълүмат бирә.

Кичә исә волонтерлар Казан федераль университетының икенче корпусында студентлар белән аралашты. Теләгән һәр кеше тау фотосурәте янында "Чын гражданин тауларга Татарстан командасы белән бергә менә" дигән язу тотып төшә алды. Бу гадәти фотога төшү генә түгел. Бер яктаң үзеңнең гражданлык позицияңне күрсәтү булса, икенче яктан фотоконкурста катнашып җиңү яулап була.



- Социаль челтәрләрдә #люблютатарстанидунавыборы, #татарстанныяратамсайлауларгабарам хештегы белән инде 600гә якын фотосурәтләр урнаштырылды. Иң кызыклы дип табылганнарны бүләклиячәкбез. Безнең максат - яшьләрне сайлауга җәлеп итү. Студентларның кызыксынуы зур. Быел яшьләр сайлауда актив катнашыр дип уйлыйм, - диде "Татарстан командасы" активисты Олег Федоров.

Аның хезмәттәше Ангелина Сайфуллина яшьтәшләрен үз мисалында сайлауларда актив катнашырга чакыра.
- Мин үзем Түбән Кама шәһәреннән. 18 сентябрь көнне туган ягыма кайтып тавыш бирәчәкмен. Бу минем республикам, аның киләчәген хәл итәргә минем хакым бар. Ә сез сайлауга барачаксызмы? - дип эндәште ул яшьтәшләренә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading