16+

Булачак рәссамнарны 1 июньдә котлаячаклар

Татарстанда Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республикакүләм рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге бәйге "ТР Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың 5 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Әлеге чарада өч йөздән артык укучы һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 28 студент катнашкан. Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: "Болгар шәһәренең тарихи-архитектура комплексы" һәм "Зөя утрау-шәһәрчегенең мәдәни-табигый ландшафты". Бәйгенең икенче этабына 5 майда нокта куелды. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә узар дип планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading