16+

Быел 600 тонна гошер сәдакасы җыелган

15 октябрьдә Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания төгәлләнде.

15 октябрьдә Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания төгәлләнде.

Республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә быел барлыгы 600 тонна гошер җыелды, дип хәбәр итә Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте сайты. Әйдәп баручылар рәтендә – Балтач (60 тонна), Теләче (50 тонна), Балык Бистәсе (32 тонна), Саба (31 тонна), Арча, Кукмара, Әтнә (30шар тонна) районнары. 2017 елда гошер сәдакасының гомуми күләме 160 тонна тәшкил итте. Быел өч тапкырга күбрәк җыелды.

Җыелган гошер – яшелчә, шул исәптән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак, шулай ук алма һәм бал – хәйрия оешмаларына («Ярдәм» тернәкләндерү үзәге һәм Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды), Татарстанның дини уку йортларына, Балтач районы Бөрбаш авылындагы «Ярдәм» мөселман пансионатына, социаль учреждениеләргә, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Әйтик, «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гына да быел 100гә якын мохтаҗ гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү эше муниципаль районнарның социаль яклау органнары белән берлектә башкарылды.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гошер бирүне зәкятнең бер төре булып саналганын әйтте. Ә зәкят исә ислам диненең өченче баганасы.
– Гошер җирдә үскән игеннән, яшелчә, җиләк-җимештән, балдан бирелә. Үзең су сибеп үстергәннең егермедән бере, яңгыр суы белән үскәннең уннан бере ятимнәргә, мохтаҗларга, мескеннәргә сәдака итеп бирелергә тиеш. Гошер сүзе – уннан бере дигәнне аңлата, – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Аның әйтүенчә, кайберәүләр «хәрам ризык ашаганым юк, үзем эшлим, үзем үстерәм» дип әйтсә дә, уңышның уннан бер өлеше Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сәдака итеп бирелүен истә тотарга тиешбез.
– Гошерне уңышны җыеп алгач ук бирү хәерле. Чөнки яшелчә, җиләк-җимешләрнең бозылып әрәм булуы бар, аны саклау өчен махсус шартлар кирәк. Саклау өчен мөмкинлекләр булганда, гошергә дип билгеләп куйган азык-төлекне кыш, яз айларында да мохтаҗларга илтеп тапшырудан зыян юк, – дип белдерде Җәлил хәзрәт.

Моннан тыш, быел беренче тапкыр Татарстан шәкертләре гошер белән тулысынча тәэмин ителүен ассызык­лап үтте. Мәдрәсәләр, куярга урыныбыз юк, кабул итә алмыйбыз, дип хәбәр бирә башлаган. Ул чакта уңышны сатып, акчасын мәдрәсә шәкертләренә уку кирәк-яраклары алуга тотарга рөхсәт бирдек, ди Татарстанның баш казые.

Гошер сәдакасының республикада җыела башлавы тарихына тукталып, әлеге башлангычта Җәлил хәзрәт мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның торуын әйтте. Ул узган гасырның 90нчы елларында: «Әйдә, бер авылны билгелик тә, гошер бәйрәме оештырыйк», – дигән тәкъдим белән чыккан булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X