16+

“Быел Казанда социаль ипотека буенча өч йорт тапшырылачак”

"Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин ел азагына кадәр Казанның Оренбург трактындагы 306 фатирлы торак йортны, шулай ук "Салават күпере" микрорайонындагы 13-2 һәм 13-4нче йортларны кулланышка тапшыру турында әйтте.

Йортларны төзеп бетерер өчен товар биржасы эше туктатылып тора, ә подряд эшләре бәясе бер квадрат метр өчен 32 мең сумга күтәрелә.
 
"Төзелешләр алып барылсын өчен чаралар күрергә кирәк. Без подряд эшләренең бер метр өчен бәяне 32 мең сумга кадәр күтәрдек. Без бу "даруның" ничек ярдәм итәчәген күрергә тиешбез. Төрлечә дәвалап була, ләкин әгәр дә бу булыша дип әйтәләр икән, без "Әйдә, эшләп кара", дип әйтергә тиеш. Аларның эше уңар дип өметләнәм", - дип сөйләгән Тәлгать Абдуллин.
 
Торак фонды җитәкчесе сүзләренчә, әлегә бөтен подрядчылар да объектларны быел кулланышка кертергә риза булмаган. Квадрат метрның кыйммәтләнүе мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителәчәге турында әле фикерләшергә туры киләчәк.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading