16+

Быел колорадо коңгызы котырачак

Галимнәр фаразлавынча, быел колорадо коңгызы бәрәңгегә тыңгылык бирмәс мөгаен, быел кортлар гадәттән тыш күп булыр кебек. Бәрәңге кортлары кышны яхшы чыккан, һава торышының җылы торуы да аларга ныгырга шартлар тудыра икән.

Галимнәр бәяләвенчә, колорадо коңгызлары салкыннарда бик тирәнгә, туфракка кереп китә. Быел аларның 70 проценты исән калган дип фаразлый, авыл хуҗалыгы белгечләре. Кортлар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы - утыртканчы ук бәрәңгене махсус катнашламалар белән эшкәртү "Агуланган" бәрәңге төпләренә кортлар җәе буе килми. Кеше сәламәтлегенә дә әлеге катнашмаларның күбесенең зыяны юк, дип саный белгечләр. Бакчачылар күзәтүенчә дә, август ахырларына кортлар бәрәңге яфрагын ашый башлый инде, димәк, кулланылган катнашманың нәтиҗәсе беткән, зыяны да калмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading