16+

Быел Татарстанда дәүләт телләрен саклау өчен 182 миллион сум акча каралган

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" турындагы дәүләт программасын финанслауга быел 182 миллион сум акча каралган, хәзергә шуның 99 миллион сумы сарыф ителгән.

Быел Татарстанда дәүләт телләрен саклау өчен 182 миллион сум акча каралган

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" турындагы дәүләт программасын финанслауга быел 182 миллион сум акча каралган, хәзергә шуның 99 миллион сумы сарыф ителгән.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан хөкүмәте йортында Татарстанда 2014-2020 елларга кабул ителгән дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Ул билгеләп үткәнчә, милли мәгарифкә бәйле мәсьәләләр милли сәясәтнең төп мәсьәләләре булып тора. Шуңа туры китереп, республикада 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе эшләнгән.

Татарстанда дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңаеннан 174 чара уздыру планлаштырылган. Шушы программа кысаларында аерым чаралар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән. Апрельдә татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада уздырылып, анда 12 мең мәктәп баласы һәм студент катнашкан, шул исәптән 13 чит ил вәкиле дә үзен сынап караган. Прозаиклар һәм шагыйрьләрнең "Илһам" бөтенроссия конкурсында 2,8 мең мәктәп укучысы катнашкан.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов сүзләренчә, программаның мөһим юнәлешләренең берсе - рус телен популярлаштыру. Бу максаттан быел июньдә белем бирү рус телендә булмаган мәктәп укучылары арасында рус теленнән халыкара олимпиадасы уздырылган.

Күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстан өчен республика халыклары телләрен үстерү мәсьәләсе аерым бер урын алып тора. Республикада барлык халыклар өчен милли үзаңны үстерүгә бөтен шартлар тудырыла. Татарстан - Россиянең массакүләм матбугат чаралары дүрт телдә чыга торган бердәнбер төбәбе. Төрле милләтләр вәкилләренең туган телләрен өйрәнү һәм шул телдә укудагы ихтыяҗларын үтәүне тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.

2015-2016 уку елында республикада татар телендә укытылган һәм аерым фәннәрне рус телендә укыткан 785 мәктәп (филиаллар белән); рус тлендә укытылган 709 мәктәп, шул исәптән рус телен һәм мәдәниятен тирәнтен укыткан 21 мәктәп, рус телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән аерым сыйныфлары булган 179 мәктәп; чуваш телендә укыткан (башлангыч сыйныфлар) һәм чуваш теленә өйрәткән 98 мәктәп; удмурт телендә белем биргән (башлангыч сыйныфлар) һәм удмурт теленә өйрәткән 29 мәктәп; мари телендә укыткан (башлангыч сыйныфлар) 20 мәктәп (филиаллар белән); мордва телен өйрәткән 4 мәктәп; иврит һәм башкорт телләрен өйрәткән берәр мәктәп эшләде. Шулай ук Татарстанда 35 аерым якшәмбе мәктәбе эшли, аларда 23 милләт телендә укытыла.

Татарстанның әлеге өлкәәге тәҗрибәсен Россия төбәкләре дә өйрәнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading