16+

Быел Татарстанда гаиләне саклау елы?

Быел Татарстанда гаиләне саклауга аеруча зур игътибар бирелер, мөгаен.

Быел Татарстанда гаиләне саклауга аеруча зур игътибар бирелер, мөгаен.

Мәсәлән, Казанда аерылышу очракларын киметүгә юнәлдерелгән "Гаиләне саклыйк" программасы эшли башлады. Әлеге медитация алымнарын үз эченә алган чараларда теләгән һәр пар катнаша ала. Дәресләр һәр чәршәмбедә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре ЗАГС идарәсендә (Меридианная урамы, 4 йорт) һәм Идел буе ЗАГС бүлегендә уза.

Сүз уңаеннан, Татарстан Диния Назәрәте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Казанның Гаилә мәчетендә дә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. 21 гыйнвар көнне сәгать 14.00дә үтәчәк чарада Россия ислам институты галимнәре, Казан имамнары, башка белгечләр мөселман гаилә психологларын әзерләү буенча тәкъдимнәр әйтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading