16+

Бюллетень җитмәгәч, үпкәләүчеләр дә булган

Россия Дәүләт Думасына депутатлык­ка кандидатлыкка кандидатларны ачык­лау буенча 22 майда үткәрелгән алдан тавыш биреп карауда республикада 440 мең кеше катнашкан. Бу - 14,99 процент. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча «Бердәм Россия» ­сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризга йомгак ясады. -...

Россия Дәүләт Думасына депутатлык­ка кандидатлыкка кандидатларны ачык­лау буенча 22 майда үткәрелгән алдан тавыш биреп карауда республикада 440 мең кеше катнашкан. Бу - 14,99 процент. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча «Бердәм Россия» ­сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризга йомгак ясады. -...

Россия Дәүләт Думасына депутатлык­ка кандидатлыкка кандидатларны ачык­лау буенча 22 майда үткәрелгән алдан тавыш биреп карауда республикада 440 мең кеше катнашкан. Бу - 14,99 процент.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча «Бердәм Россия» ­сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризга йомгак ясады.

- Авыл районнарында активлык аеруча зур булды, шә­һәрләрдә кимрәк. Казанда - 13, Чаллыда һәм Түбән Камада 10 процент. Россия­нең кайбер төбәкләрендә тавыш бирүдә катнашу күрсәткече, гомумән, 9,5 процент кына булган. Җәмәгать активлыгы күрсәткәннәре өчен, татарстанлыларга рәхмәт! Бу «Бердәм Россия» партиясе оештырган чара гына иде, тавыш бирүдә катнашу мәҗбүри дә түгел иде. Халык шулкадәр актив булыр, дип, уйламаган да идек. Кайбер участокларда төш вакытына бюллетеньнәр бетте. Бер сайлаучы: «Миңа бюллетень бирмәделәр», - дип шикаять язган хәтта. Язмача рәвештә алынган бердәнбер шикаять бу, тавыш бирү тыныч узды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда алдан тавыш бирү кампаниясен үткәрү 13,8 миллион сумга төшкән. Хисап участокларын арендалауга - 1,7 миллион сум, хисап комиссияләре әгъзаларына 8,1 миллион сум түләнгән. Моның өчен акчаны Мәскәү биргән. Рекламага, ТНВ һәм «Эфир» каналларында дебатлар оештыруга «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге үзеннән 4 миллион сум тоткан.
«Бердәм Россия» исемлегеннән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иң күп тавыш (72,39 процент) җыйган.

- Марат Әхмәтов республика халкына яхшы таныш. Ул унбиш ел авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкли, биш миллион тонна икмәк үстереп алган еллар да булды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шул ук Федераль сайлау округында Александр Сидякин - 61,38, Айрат Фәррахов - 59,62, Ирек Богуславский - 53,90, Мурад Гадельшин - 45,87, Марат Бариев - 45,00, Ирек Зиннуров 38,27 процент тавыш җыйган.

Идел буе бермандатлы сайлау округында Фатыйх Сибагатуллин (63,52 процент), Мәскәү бермандатлы сайлау округында Илдар Гыйльметдинов (72,41), Түбән Кама бермандатлы сайлау округында Айрат Хәйруллин (95,25), Чаллы бермандатлы сайлау округында Әлфия Когогина (66,39), Әлмәт бермандатлы сайлау округында Ринат Хәйров (70,65) һәм Үзәк бермандатлы сайлау округында Иршат Минкин 63,16 процент тавыш җыюга ирешкәннәр.

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутатларның 13е «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары һәм тагын ике депутат КПРФ партиясеннән. Фәрит Мөхәммәтшин быелның 18 сентябрендә узачак җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына рәсми сайлауларда Татарстаннан депутатлыкка «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары санын киметмәскә тырышачакбыз, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading