16+

Чаллы түрәсе маскалар җитештерергә тәкъдим итте

"КАМАЗ" генераль директоры урынбасары "эшлекле дүшәмбедә" шәһәр түрәләренә җитештерүчәнлекне җайга салып, шәхси яклау чаралары кытлыгын юк итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Чаллы түрәсе маскалар җитештерергә тәкъдим итте

"КАМАЗ" генераль директоры урынбасары "эшлекле дүшәмбедә" шәһәр түрәләренә җитештерүчәнлекне җайга салып, шәхси яклау чаралары кытлыгын юк итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов хәбәр иткәнчә, даруханәләр шәхси яклау чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый.

"Республика тәүлегенә 840 мең маска җитештерә, дип яңгырады. Ләкин аны ике сәгатьтән артык кулланырга ярамый. Эш көненә бүлсәк, бу дүрт-биш маска кирәк була, дигән сүз. 200 мең кешелек шәһәрне аның белән тәэмин итү өчен шактый көч түгәргә туры килә. Гомумән, Татарстанда халык саны шактый күп! Әлегә җитештерүчеләр моның чаклы күләмне ерып чыга алмый. Бәлки, шәхси саклау чараларын үзебездә җитештерә башларга кирәктер? Безнең шәһәребез - җитештерү, фәнни яктан да нык үскән. Әйдәгез карыйк әле, без бу өлкәдә нәрсәләр эшли алабыз", - дип ассызыклады түрә.

 Шул ук вакытта ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте:
- Битлек сатып алу авырлашты, бик күп арадашчылар барлыкка килде. Элегрәк битлек өчен 50-90 тиен сорасалар, хәзер ул 8-9 сум. Кемгә сугыш, кемгә үз әнисе кадерлерәк.
 

vestikamaza.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading