16+

Чаллыда газ шартлаганда зыян күрүчеләр өчен 700 мең сумга якын акча җыелган

Чаллыда газ шартлаганда зыян күрүчеләр өчен 700 мең сумга якын акча җыйганнар.

Чаллыда газ шартлаганда зыян күрүчеләр өчен 700 мең сумга якын акча җыйганнар.

Зыян күргән мөлкәтнең торышын бәяләүдән чыгып, матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Яр Чаллыдагы күп фатирлы йортта газ шартлаганда зыян күрүчеләргә ярдәм итү фондының исәп-хисап счетына инде 700 мең сумга якын акча килгән. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә вакытында хәбәр иткән.

"Матди ярдәм күрсәтеләчәк. Барысы да җимерелгән милекнең торышын бәяләүдән чыгып эшләнәчәк», - дип билгеләп үткән Мәһдиев.

Өйдә торгызу эшләре дәвам итә. Шартлау булган 11нче подъезд авария хәлендә. Хәзер 4 һәм 5 каттагы диварларны сүтәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 кат тулысынча торгызылачак. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading