16+

Чаллыда Украинада һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

 22 яшьлек Чаллы егете Украинада һәлак булган.

 22 яшьлек Чаллы егете Украинада һәлак булган.

Украинада махсус операция вакытында Яр Чаллы егете 22 яшьлек контрактчы Илдар Садриев һәлак булган. Яшь кешене бүген җирләделәр, дип хәбәр иттеләр Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтендә.

Илдар Яр Чаллыда туган һәм үскән. Биредә ул «Механик эшкәртүдә станоклар һәм җиһазлар көйләүче» белгечлеге буенча техник көллият тәмамлаган. Берничә ел элек егет контракт буенча эшкә китәргә дигән карар кабул иткән.

Мэриянең матбугат хезмәтендә Илдар Садриевның чын саклаучы, патриот икәнен, яраткан ул һәм абый булуын билгеләп үттеләр һәм аның гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаштылар.
Хәрбине Тукай районының Татарстан бистәсендә 11 ел элек вафат булган әнисенең кабереннән ерак түгел җирләгәннәр. 

Во время спецоперации на Украине погиб 22-летний челнинец

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading