16+

Чаллыда яңа җитәкче

Яр Чаллы башкарма комитетын Фәрит Сәлахов җитәкләде. Конкурс нәтиҗәләре Чаллы мэриясендә шәһәр Советының чираттагы утырышында игълан ителде. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

Яр Чаллы башкарма комитетын Фәрит Сәлахов җитәкләде. Конкурс нәтиҗәләре Чаллы мэриясендә шәһәр Советының чираттагы утырышында игълан ителде. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

Дәүләт совет карары нигезендә, 2022 елның 25 февраленнән конкурс 23 мартта үткәрелде. Конкурста катнашуга ике дәгъвачы - Азамат Вилданов һәм Фәрит Сәләхов документларын биргән.

Конкурс комиссиясе составына депутатлар корпусыннан кандидатлар сайлау өчен Венера Туктарова, Евгений Архипов һәм Альберт Петров керде. Комиссия составының яртысын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде, аның катнашында утырыш узды. Алар исәбенә Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Фәнис Нуриев керде.

Вилдановның идарә эшчәнлеге һәм муниципаль хезмәт стажы тугыз елдан артык. Ул үз чыгышында шәһәрне төзекләндерү, шәһәрне Россиянең автомобиль каласы буларак үстерү зарурлыгына игътибар итте. 

Фәрит Сәлахов чыгышы башында депутатларга үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе вазифасында ике ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренчә, 2020 һәм 2021 елларда сәнәгать продукциясен җитештерү күләме 22%ка арткан, 579,3 млрд сумга җиткән, ә шәһәр икътисадының төп күрсәткечләре допандемия дәрәҗәсенә чыккан. Сәлахов үзенең төп бурычлары итеп эшлекле климатны яхшырту, конкуренция үсешен стимуллаштыру һәм инвесторларны җәлеп итү өчен шартлар формалаштыру өстендә эшләүне атады. 

Фәрит Сәлахов Буа шәһәрендә туган. Казан федераль университетын һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. 2017 елның апреленнән декабренә кадәр "Автомобиль юллары предприятиесе" МУП баш инженеры булып эшләгән. 2017 елдан 2020 елга кадәр - "Автомобиль юллары предприятиесе" МУП директоры. 2020 елның мартыннан Яр Чаллы башкарма комитетын җитәкләгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading