16+

Чаллыда суалчан белән "чистартучы" хатын-кызны эзлиләр

Чаллының полиция хезмәткәрләре суалчан белән "чистартып", кешеләрне талап йөрүче хатын-кызны эзлиләр.

Чаллының полиция хезмәткәрләре суалчан белән "чистартып", кешеләрне талап йөрүче хатын-кызны эзлиләр.

Урамда узып барышлый пенсионер хатын-кызны багучы ханым туктата да, анда бозым бар дип тынычлыгын ала. Багучы чистарту сеансы өчен акча кирәк булуы турында әйтә. Шул арада аптырап һәм куркып калган хатын- кыз аны өенә алып кайтып, 31 мең сум акчасын бирә. Дәвачы акчаны газетага төрә, ә "изге" суга манып алган мамык белән корбанына битен сөртеп алырга куша. Мамыкны аннан суга төшереп җибәрә - ә анда суалчан пәйда булуы пенсионерның котын ала. Тулысынча чистартып бетерү өчен бу акчаның гына җитмәвен әйткән багучыга пенсионерга әле үзенең алтын йөзек-алкаларын да өстәп бирергә туры килә. Чистарту сеансын бетергәннән соң, чыгып киткәндә багучы, газетага төрелгән акчаны икенче көннең иртәсенә кадәр ачмаска киңәш итә.

Тик, кызганычка каршы, әлеге ачалардан җилләр искән: багучы анда туракланган кәгазь кисәкләре салып калдырган була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading