16+

Чаллыда ялган газовиклар җинаятьчел төркеме тоткарланды

Рязань өлкәсеннән килгән 23-34 яшьләрдәге егетләр, пенсионер әбиләрнең өйләренә үтеп кереп үзләрен газовиклар дип атаганнар һәм әйберләрен талап чыгып киткәннәр.

Рязань өлкәсеннән килгән 23-34 яшьләрдәге егетләр, пенсионер әбиләрнең өйләренә үтеп кереп үзләрен газовиклар дип атаганнар һәм әйберләрен талап чыгып киткәннәр.

Берсе кухняда хуҗабикәнең игътибарын үзенә юнәлткән арада, башкалар калган бүлмәләр буенча йөреп акча урлый. Барлыгы Яр Чаллы шәһәре буйлап шундый алты очрак теркәлгән. Гомуми зыян күләме 320 мең сумга бәяләнә. 29 июльдә хокук сакчылары җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр. Әмма ул вакытка инде "ялган газовиклар" шәһәрдән качып өлгерә. Шулай да ерак китәлмиләр. Аларны ОМОН хезмәткәрләре ярдәмендә Питрәч районындагы кунакханәдә тоткарлыйлар.

Чыганак: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading