16+

Чәчү апрель уртасында башлана

Тиздән язгы кыр эшләре башланачак, шуңа күрә 1 апрельгә кадәр барлык техника әзер булырга тиеш.

Тиздән язгы кыр эшләре башланачак, шуңа күрә 1 апрельгә кадәр барлык техника әзер булырга тиеш.

Әлеге бурычны Татарстан премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов куйды. Министр хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә республикада чәчү агрегатларын ике атна эчендә әзерләп бетерү мөмкинлеге барлыгын әйтте.

Аның сүзләренә караганда, 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600дән артык чәчү комплексы катнашачак.
– Техника комплексы 9-13 апрельдә кабул ителәчәк, – дип ачыклык кертте Марат Әхмәтов. – Киләсе видеоконференцияләрдә районнарның әзерлеге турында хисап булырга тиеш. Чәчү кампаниясенә кадәр айдан азрак вакыт кала. Республика, традиция буенча, апрельнең икенче яртысында бөртеклеләрне чәчәргә керешәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading