16+

Чирмешән районы рекорд куеп шаккаттырмакчы!

28 июльдә Чирмешәннең “Мәйдан”ында “Гасырлар мирасы” I Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узачак. Ул районда яшәүче халыкларның мәдәни мирасын күрсәтүгә юнәлтелгән. 

28 июльдә Чирмешәннең “Мәйдан”ында “Гасырлар мирасы” I Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узачак. Ул районда яшәүче халыкларның мәдәни мирасын күрсәтүгә юнәлтелгән. 

“Шәһри Казан” журналисты фестивальне оештыручылар белән сөйләшеп, чараның иң кызыклы вакыйгалары исемлеген төзеде. Менә нәрсәләрне күрми калмагыз:

Беренчедән, “Гасырлар мирасы” үз мәйданына Чирмешән районыннан гына түгел, чит төбәкләрдән катнашучыларны да көтә. Татар, чуваш, рус, мордва халыклары милли үзенчәлекләрен күрсәтеп, обрядлар, күргәзмәләр, ярминкәләр оештырачак. 

Икенче кызыклы вакыйга – бәйрәмдә мишәрләрнең милли ризыгы – җәймә пешереп, Россия рекорды куярга җыеналар. Аның өчен инде 1,5 метрлы табасын һәм мичне дә әзерләп куйганнар. Әбиләрдән килгән үзенчәлекле рецепт буенча пешерәчәкләр. Болай булгач, ач калмыйсыз!

Фестивальнең безгә кызыклы булып тоелган тагын бер өлеше – “Милләт чибәре” бәйгесе. Монда үз халкының асылын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән кызлар “көч” сынашачак.

Аннан тыш, чарада олылар һәм балалар өчен төрле остаханәләр, ярминкәләр һәм җирле үзешчән артистлардан концерт программасы көтелә. Чакырылган кунаклар арасында – “ZAKARIA” вокаль ансамбле. 

Фестиваль иртәнге сәгать 10да башланып китәчәк.

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading