16+

Чистай районында туристлар төягән автобус юл кырыена төшкән

Чистай районында туристлар төягән автобус юл кырыена төшкән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе.

Чистай районында туристлар төягән автобус юл кырыена төшкән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе.

Ачыкланганча, Александровка авылы тирәсендә автобус йөртүче идарәне югалткан һәм «Сетра» автобусы кюветка төшеп киткән. Автобуста Удмуртия Республикасы номерлары, анда Самарадан Сарапулга кайтучы туристлар булган.

Һәлакәт урынына Чистай янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, ПСЧ №67 янгын сүндерүчеләре, ЗПСО №3 коткаручылары, ЮХИДИ вәкилләре, табиблар һәм Чистай администрациясе вәкилләре килгән.

Авариядә һәлак булучылар юк. Кабинаның изелгән конструкцияләренә кысылган автобус йөртүчене янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар гидравлика җиһазлары ярдәмендә чыгарганнар, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм табибларга тапшырганнар. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә.

Автобус йөртүче һәм төрле җәрәхәтләр алган җиде пассажир Чистай үзәк хастаханәсенә озатылган.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе катастрофалар медицинасы үзәге мәгълүматлары буенча, санитар эвакуациянең кирәге чыкмаган.

Авария вакытында автобуста барлыгы 30 пассажир булган, алар арасында балалар юк.

Чистай районы администрациясе пассажирлар өчен вакытлы урнашу урыны оештырган. Аларны «Чистополь» кунакханәсенә илткәннәр. Авариядә зыян күрмәгән пассажирларны өйләренә алып кайту өчен автобус хуҗасы икенче автобус юллаячак дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading