16+

Чистайда тарихи объектлар үсеше проекты расланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кытайга эш сәфәре кысаларында, Шанхай шәһәре мэры Ин Юн әфәнде белән очрашты һәм Татарстан белән Шанхай арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр бар, диде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кытайга эш сәфәре кысаларында, Шанхай шәһәре мэры Ин Юн әфәнде белән очрашты һәм Татарстан белән Шанхай арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр бар, диде.

Шанхай мэры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр бик югары дәрәҗәдә һәм иң яхшы чорны кичерә, дип яза Президент сайты.

– Соңгы елларда Шанхай белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади өлкәдә һәм башка кайбер тармакларда хезмәттәшлектә тотрыклы үсеш күренә, – дип искәрткән Президент.
Үзара хезмәттәшлек итүдә перспективалы юнәлешләрнең берсе – халыкара спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдә үзара тәҗрибә уртаклашу.

– Киләсе елда Казанда Ворлдскиллс стандартлары буенча 45нче дөнья чемпионаты узачак. Шанхай эшче һөнәрләре чемпионатын 2021 елда кабул итәчәк. Без, чемпионатны оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Татарстанга үз белгечләребезне җибәрергә телибез, – диде Ин Юн әфәнде.

Рөстәм Миңнеханов Шанхайның иң зур финанс үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. Президент искәрткәнчә, бүгенге көндә Татарстан белән Шанхай арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

– Бизнес, яңа технологияләр, мәгариф өлкәләрендәге элемтәләрне киңәйтү юнәлешендәге эшне активлаштырырга кирәк. Бүген республика вузларында Кытайның 800дән артык студенты белем ала. Аларның санын тагын да арттырырга мөмкин, – диде ул. – Без Шанхайның сәнәгать мәйданчыклары һәм махсус зоналар булдыру өлкәсендәге тәҗрибәсен үзләштерәбез. Бу юнәлештә сез бик нык алга киткән.
Рөстәм Миңнеханов, Шанхайга эш сәфәре кысаларында, Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышында да катнашты. Президент хәбәр иткәнчә, ул бер ел элек Петербург халыкара икътисади форумы барышында банк президенты Кундапур Ваман Каматх әфәнде белән очрашкан. Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышканнар.

– Шулар арасында без транспорт инфраструктурасына, медицинага, торак-коммуналь комплексына һәм шәһәр хуҗалыгына бәйле проектлар турында сөйләштек. Татарстан белән Яңа үсеш банкы арасында эш төркеме төзелде. Мартта коллегалар республикабызда булдылар һәм аның белән таныштылар. Шулай ук банк каравына берничә проект чыгарылды, бүген Чистай шәһәренең тарихи җирлекләре буенча проект хупланды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерү» проекты нигезендә, Чистайда гаять күләмле төзекләндерү-реставрация эшләре, музейлар оештыру, пассажирлар пристанен төзекләндерү планлаштырыла. Проектны 2018-2025 елларда гамәлгә ашыру карала. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев сүзләренчә, Яңа үсеш банкы идарә директорлары советы утырышы кысаларында Россиянең кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерүгә кагылышлы тугыз гариза расланган. Заявкада Россиянең тугыз шәһәре бар. Финанслауның гомуми күләме – 220 млн доллардан артык. 38 млн доллар Чистай шәһәренә юнәлдереләчәк. Әлеге акчалар Чистай дәүләт музей-тыюлыгында уннан артык музей-күргәзмә объектларын булдыруга, музей территориясендәге 30дан артык объектны төзекләндерүгә тотылачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading