16+

«Чүп эшкәртү эшмәкәрләр өчен керемле түгел»

Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән барлыкка килгән калдыклар белән эш итү буенча эшче төркем әгъзалары бу юлы Васильченко урамында урнашкан чүпне күчереп төяү станциясендә булды, дип яза Казан мэриясе сайты.

«Чүп эшкәртү эшмәкәрләр өчен керемле түгел»

Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән барлыкка килгән калдыклар белән эш итү буенча эшче төркем әгъзалары бу юлы Васильченко урамында урнашкан чүпне күчереп төяү станциясендә булды, дип яза Казан мэриясе сайты.

Искәртеп узабыз: әлеге эшче төркем Осиновода чүп яндыру заводы төзелеше уңаеннан Казан мэрының «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр белән очрашуыннан соң оешты. Төркем составына микрорайонда яшәүче берничә кеше дә керде.

Эшче төркем шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын аеруның ничек оештырылуы белән таныша алды, станциягә килгән барлык чүпнең ун процентка якыны гына икенчел эшкәртү өчен җибәрелгәнен белделәр. Төп сәбәп – илдә эшкәртү производствосының начар үскән булуы. Эшмәкәрләрнең әлеге өлкә белән кызыксынуларын шәһәр күләмендә генә түгел, хәтта дәүләт күләмендә дә зур эш башкарып кына арттырып була.

Комплекс эксплуатациягә 2008 елда кертелә. Испания җайланмалары урнаштырылган станциягә каты көнкүреш калдыкларының яртысына якыны китерелә, ул Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарына хезмәт күрсәтә.

Чүпне күчереп төяү станциясенең егәрлеге – тәүлегенә 500 тонна. Хәзерге вакытта бер линия эшли, ул тәүлегенә 200 тонна чүп кабул итә. Тиздән икенче линия ачарга планлаштырыла – ул 400-500 тонна кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эшкәртергә тапшырылмаган чүп «Восточный» полигонына җибәрелә.

Эксплуатацияләү буенча директор Евгений Туз аңлатканча, кабул ителгән чүпнең якынча 60 процентын икенче тапкыр гомумән эшкәртеп булмый, бу – органика һәм эре габаритлы калдыклар. Калган 40 процентның 10 проценты коммерцияле кыйммәткә ия. Ул аерылып прессланганнан соң, әзер чимал эшкәртүче оешмаларга җибәрелә. Бүгенге көндә оешмаларда чүп 10-15 фракциягә аерыла – картон, ПЭТ-шешәләр, полиэтиленның барлык төрләре диярлек, пыяла, кәгазь, чүпрәк-чапрак, металл һәм башкалар.

Эшкәртү өлкәсендә катнашучылар саны аз булу аның эшмәкәрләр өчен керемле булмавы белән аңлатыла.
– Икенчел чималдан эшләнгән продукция беренчел чималдан эшләнгәненә караганда ике тапкыр кыйбатрак була, мондый продукциягә ихтыяҗ булмаячак, – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Ул өстәгәнчә, бу өлкәдә дәүләт дәрәҗәсендә субсидияләү һәм башка чаралар кертергә кирәк.
Эксплуатацияләү буенча директор әйткәнчә, станцияләр чүпне селектив җыю ягында, бу – предприятие чыгымнарын киметәчәк.

– Бурычыбыз – калдыклар мәсьәләсен хәл итү. Моның өчен чүпне аерып җыярга өйрәнергә, эшкәртү өчен шартлар булдырырга кирәк, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Бүгенге көндә эшмәкәрләр ПЭТ-шешәләр белән яхшы эш итәләр, 2019 елда Яшел Үзән индустриаль паркында пыяла эшкәртү буенча завод барлыкка киләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading