16+

Чүп яндыру заводына җир булды

Узган атнада Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы урыны өчен җир бирү турында документ имзалады.

Узган атнада Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы урыны өчен җир бирү турында документ имзалады.

Татарстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, республика хөкүмәте чүп яндыру заводы төзү өчен билгеләнгән җирләрне авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән сәнәгать һәм башка махсус билгеләнешле җирләр итеп үзгәртү турында карарга кул куйган. Әлеге җир 11,3064 гектар мәйданны тәшкил итә. Бу карар нигезендә Татарстан Росреестры бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына  үзгәрешләр кертәчәк.
Завод төзелеше өчен җаваплы оешмаларның берсе “АГК-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Игорь Тимофеев «ШК” журналистларына федераль трассага якын җир булганга заводны нәкъ менә Осиново бистәсендә төзергә карар кылулары турында әйткән иде. Завод бүлеп чыгарган зыянга килгәнгә, белгечләр борчылырлык урын юк, дип ышандыра. Заводка чүп-чар сортларга аерылып, икенчел чимал буларак кулланылмый торганнары гына китереләчәк. Чүп китергән машиналар контрольдә тотылачак.
Зарарлы диоксиннар таркалып бетеп, әйләнә тирә мохиткә зыян китермәячәк, ди. Казанда чүп яндыру заводын 2022 елга өлгертергә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading