Районда максатчан федераль программа кысаларында 19,1 гектар мәйданны биләгән сәнәгать паркы төзелеше тәмамланган. Хәзер инвесторларны җәлеп итү буенча эш алып барыла, алар үз чиратында эш урыннарын булдырачак, дип белдергән Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә.
Татарстан Президенты ярдәме белән районның торак пункталарын су белән тәэмин итү планлы рәвештә хәл ителә. Дүрт ел эчендә 234 километр суүткәргеч челтәре төзелгән.
2018 нче елда район үзәге булган Иске Чүпрәле авылында 500 урынга исәпләнгән физкультура-сәламәтләндерү үзәге төзү планлаштыралар. Комплекста шулай ук волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, тренажер залы булачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы өч елда унике табиб җәлеп ителгән, 16 табибның укуын җирле муниципалитет финанслый. Мәгариф буенча район уңай күрсәткечләргә ия. Агымдагы елда мәктәпләргә югары уку йорты тәмамлаган 17 яшь педагог килгән.
Комментарийлар