16+

Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан вафат булган

Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан вафат булган, дип хәбәр итте "Интерфакс".

Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан вафат булган, дип хәбәр итте "Интерфакс".

Элегрәк Чувашиянең элеккеге башлыгы ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынган булган. "Игнатьев үлде. Ул коронавирус белән авырды", - дип белдергән "Интерфакс" чыганагы.

Игнатьев Чувашия белән тугыз елдан артык җитәкчелек иткән.

2020 елның гыйнварында аның катнашында ике җәнҗал булды. Башта аңа "РФ төрле төбәкләреннән килгән журналистларны һәм блогерларны "манчырга" кирәк, монда алар килеп урнашалар һәм теләсә нәрсә яза башлыйлар," дигән сүзләре өчен гафу үтенергә туры килде. Ә гыйнвар ахырында массакүләм мәгълүмат чараларында Игнатьевның яңа янгын сүндерү техникасыннан ачкычлар алу өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерын сикертергә мәҗбүр итүе турында видеоязма барлыкка килде.

28 гыйнварда Игнатьевны "Бердәм Россия"дән чыгардылар, ә 29 гыйнварда Путин аны Чувашия башлыгы вазифасыннан "ышанычны югалту белән бәйле рәвештә" азат итте.

Май ахырында Игнатьев Югары судта үзенең отставкага китүе турында президент указына дәгъва иткәнлеге билгеле булды. Утырыш 30 июньгә билгеләнгән иде.

ФОТО: ТАСС

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading