16+

Чувашиянең Озын Куак авылында тагын бер мәчет ачыла

4 июньдә Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылында икенче мәхәллә мәчете ачылачак.

4 июньдә Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылында икенче мәхәллә мәчете ачылачак.

Озын Куакта беренче мәчет 1879 елда ачылган, 1938 елда ул ябыла. Авылда мәчет 1992 елда кабат ачыла. Намаз укучылар күп булу сәбәпле, 1996 елда иске йорт сатып алып, шунда икенче мәчет ачып җибәрәләр. Ул салкын һәм уңайсыз булганга, авыл җыенында яңа мәчет төзергә дигән нияткә киләләр. Яңа мәчет бинасы кирпечтән, ул тулысынча халык акчасына төзелгән.

Сүз уңаеннан: Чувашиядә барлыгы 36 мең татар яши, яңа ачылачак мәчет андагы 47 нче мәчет булачак. Җан исәбеннән чыгып исәпләгәндә, Россиянең бу төбзгендә мәчетләр бик күп - 766 татарга бер мәчет туры килә. Озын Куакта бу күрсәткеч тагын да югарырак - авылда яшәүче 500 татарга бер мәчет туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading