16+

«Чын ирләрчә»: Балаларын яна торган йорттан алып чыгарга тырышкан ир-ат үлгән

Алабугада янгын вакытында үз балаларын коткарырга тырышкан ир-ат хастаханәдә вафат булган.

Алабугада янгын вакытында үз балаларын коткарырга тырышкан ир-ат хастаханәдә вафат булган.

15 мартта, төнлә Алабуга шәһәренең Истәлек урамында урнашкан 2 катлы шәхси йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә 12 яшьлек үсмер кыз һәм 3 яшьлек малай һәлак булган иде.

Янгын вакытында балаларын коткарырга тырышкан 29 яшьлек Артур Гатауллин  Чаллы хастаханәсендә җан биргән. 

Ир-ат янган йорт эчендә калган 3 яшьлек малайны һәм 12 яшьлек кызны коткарырга тырыша. Ир-ат тәненең 90 проценты пешә.

Татарстан Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading