16+

Данир Сабиров - Үзбәкстанда: «Наркобарон бабасы, кунакчыл туганнары һәм үзенчәлекле зиярәтлар турында»

Әтисенең туган ягын барып күрү күптәнге теләге булган. Һәм, ниһаять, вакыт табып, Үзбәкстанга юл тоткан.

Әтисенең туган ягын барып күрү күптәнге теләге булган. Һәм, ниһаять, вакыт табып, Үзбәкстанга юл тоткан.

Моның хакта ул үзенең Телеграм каналында яза. "Алты кеше кузгалдык без: мин, әти, энекәшем Назыр, баянчым Роберт, дустым Ильнар һәм әле әтинең абыйсы - Үктәм (Бүздәктә яши ул). 2 тәүлек юлда булдык. Казахстан читендә 6 сәгать торырга туры килде. Ял көн, чират... Үзбәкстан чигендә 3 сәгать булдык, ну анда конкретно тикшерделәр: һәр пакетны, һәр шешәне, һәр кесәне...

Наркотик алып керерәләр дип куркалар икән. Таможня эшчесе минем артист икәнне белеп алды да, тотынды әйдә минем иҗат белән танышырга. Без барган автобуска зур итеп "Данир Сабиров" дип язылган (гастрольгә йөри торган автобус), шуннан китте: "Мондый машинада безнең илдә президентлар гына йөри", - ли абзый. Ютубтан минем видеоларны карый башлады, "Әйдә, җырла", - ди. Ә тегендә километрга сузылган машиналар, чират. Ә таможня эшчесенә барыбер. Каракалпак яклап кердек без. Ул - Үзбәкстанның автоном республикасы. Анда юллар бик начар.

Шуларны күргәч, кәефем бик төшкән иде, әмма Ургенчка җитәрәк бар да җайланды: юллар да яхшырак, туганнар да якты йөз белән каршы алды. Алар үзләре Ларгуста ише машинада җилдергәч, чокырлы юллар алар өчен тап-такыр. Үзбәкстанда ягулык белән проблемалар дигәч, Казахстанда канистралар сатып алып, шуларны тутырдык. Чагыштыру өчен: Казахстанда дизельнең бер литры 28 сум, ә Үзбәкстанда 82 сум. Шундый зур аерма!!! Монда мин Данирбайга әйләндем. Үзбәкләр исемгә "бай" яисә "бек" өстәп сөйләшә. Роберт "Робертбек" булды. Әли үпкәли: "Хотяб исемдә булса да "бай" булырга ярамый мени?!" - ди. Башта төп йортка, әби-бабай яшәгән өйгә килдек.

Аларны искә алып, дога укыдык һәм Әтинең Акылҗан исемле апасына куна киттек. Йортлар монда шундый зур: биек түшәмле, иркен бүлмәләр. Иң кызыгы: постельный белье, мендәр бирделәр дә, кайда ятасың килә - шунда ятасың. Анда бездәге кебек диванга, караватка ятып азапланмыйлар. Үзбәк теле татарчага бик якын. Аңламаган сүзләрне әти тәрҗемә итә. Исламбай әфәнде у себя на Родине только на узбекском говорит, татарча бер сүзе дә чыкмый". Бүген Данир әби-бабасы зияратларында йөри.

Анда кешене башкача күмәләр икән: җирне ике метр казысаң, су чыга, ди. Шуңа күрә, туфракны күтәртеп, балчык эченә күмәләр икән. Данирның әтисенең бертуган кайчандыр наркобарон булган (бүген ул мәрхүм) һәм ул бөтен нәсел өчен зияратта урын алып куйган. "Әти: "Менә, бу урын сиңа булыр... Бу урын - Назырга". Уф, әти простой кеше инде ул..." - дип яза Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Супер!!! Молодцы, всегда будьте такими дружными, в этом ваша сила.

    Мөһим

    loading