16+

Данис Зарипов – Аксубайда

Легендар хоккейчы, «Ак Барс»ның һөҗүмчесе Данис Зарипов Аксубайда балалар өчен мастер-класс уздырды.

Легендар хоккейчы, «Ак Барс»ның һөҗүмчесе Данис Зарипов Аксубайда балалар өчен мастер-класс уздырды.

Республиканың хоккей федерациясе оештырган әлеге чарада Данис яшь хоккейчылар белән аралашты, аннан соң бозда күнегүләр үткәрде. Һөҗүмче малайларга капкага алка кертү техникасын, башка уен күнегүләрен күрсәтте, автографлар өләште, фотога төште.

Данис Зарипов – «Ак Барс»тагы Россия уенчылары арасында иң яхшы һөҗүмче. Быелгы сезонда ул 9 гол һәм 25 пас белән 34 очко җыйды. Белгәнебезчә, Казан клубы плей-офф уеннарының беренче этабында ук төшеп калды: ул дүрт уенда Омскиның «Авангард»ына оттырды.

«Ак Барс» быел кайбер уенчылар белән хушлашачак, аларның килешүләре киләсе сезонга озайтылмый. Данис Зариповның да Казан клубы белән ике еллык килешүе 30 апрельдә тәмамлана, аның киләчәктә «Ак Барс»та калу-калмавы әлегә билгесез. Уенчы белән берничә клуб кызыксына, әмма Данис беренче чиратта «Ак Барс»ка өстенлек бирәчәге турында әйткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading