16+

Депутат Яңа ел каникулларын күчерүне сорый

Аның фикеренчә, бәйрәм тирәсендәге озын яллар вакытында үлүчеләр саны кискен арта.

Аның фикеренчә, бәйрәм тирәсендәге озын яллар вакытында үлүчеләр саны кискен арта.

ЛДПР лидеры Владимир  Жириновский Яңа ел каникуллары көннәрен гражданнарның ялларына (отпуск) кушарга тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, бәйрәм тирәсендәге озын яллар вакытында үлүчеләр саны кискен арта.

Шуңа бәйле рәвештә, Жириновский яллар санын кыскартмаска, әмма аларны кешеләрнең гадәти булган 28 ял көненә кушып бирергә кирәк дигән фикерен җиткергән.

 “28 ял көненә тагын 15 көн өстәргә. Кешеләр ул ялларны кайчан файдаланырга икәнен үзләре хәл итәр. Кемдер Яңа елда ял итәргә тели икән — рәхим итсен! Икенчеләр май бәйрәмнәрендә берәр атна өстәмә ял итәр. Өстәвенә ул вакытта бакчаны да әзерлиләр. Өченче берәүләр декабрьдә алып, ялга китәргә мөмкин ”, - дигән Владимир әфәнде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading