16+

Депутатларны да армия көтә

Оборона буенча комитет әгъзасы Игорь Зотов "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт" турындагы федераль законга төзәтмәләр кертергә уйлый.

Оборона буенча комитет әгъзасы Игорь Зотов "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт" турындагы федераль законга төзәтмәләр кертергә уйлый.

Ул депутатларга хәрби хезмәткә бармас өчен бирелә торган кичектерүне бетерергә кирәк дип саный.

- Хәзерге заман шартларында, тотрыксызлык вакытында депутатларга хәрби хезмәт тәҗрибәсе кирәк. Армиядә хезмәт итү - Россия дәүләтенең асылына төшенергә ярдәм итә, ә бу депутатларга максатларын тормышка ашырганда мөһим, - ди Зотов.

Аның фикеренчә, бүген армиягә китә торганнарның күпчелеге югары уку йортын тәмамлап хәрби хезмәткә алынучы 1991-1993 елгы егетләр. Билгеле булганча, бу демографик упкын чоры. Димәк, тиздән хәрби хезмәткә чакырылучылар саны кимергә мөмкин. Депутатларны да армиягә алу бу хәлдән чыгу юлы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading