16+

Диңгез буйларында яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Шәһәрләрне су баса...

Россиядә табигать аномалияәре дәвам итә. Көньякта, диңгез буйларында быел су ташулардан газап чигәләр. Аерым төбәкләрдә исә янгыннар котыра.

Россиядә табигать аномалияәре дәвам итә. Көньякта, диңгез буйларында быел су ташулардан газап чигәләр. Аерым төбәкләрдә исә янгыннар котыра.

Узган тәүлектә Керчь шәһәрендә - ике, ә Анапада өч өйлык нормасына тиң көчле яңгырлар койды. Кырымда Ялта һәм Бахчисарай районнары зыян күргән. Кубаньда меңнән артык шәхси йортлар су астында калган, утсыз калган кешеләрнең саны хисапсыз. Аерым шәһәрләрдән эвакуацияләр оештырыла. Сочи белән Адлерда да шуңа әзерләнәләр дип хәбәр итә матбугат чаралар. Җитмәсә, синоптиклар тынычландыргыч фаразлар бирми. Алар фикеренчә, якын араларда. яшенле, бозлы, көчле җилле һәм хәтта давыллы яңгырлар дәвам итәчәк.

Ә менә икенче якта - Якутиядә, Себер һәм Ерак Көнчыгышта урманнар, басулар яна. Якутиядә 1,3 гектар мәйданда урманнар яна әнә. Төрле авыллар һәм бистәләрдән 100дән артык кешене эвакуацияләгәннәр.

Әлеге күренешкә Россия президенты Владимир Путин да игътибар итте. Су ташулар һәм янгыннарга каршы оештырылган киңәшмәдә ул климат үзгәрешләре, экология мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады. Хөкүмәт әгъзаларына һәм төбәк җитәкчеләренә Путин халыкка ярдәм итү һәм табигать казаларын нәтиҗәләрен тизрәк бетерергә кирәклеккә басым ясады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading