16+

Дин әһелләре өйгә килеп Коръән укыйлар

Россия ислам институты узган елның декабрь аенда "Коръән - һәр йортка" дигән гадәти булмаган акция оештырган иде. Әлеге күркәм чараны кабат тергезергә булганнар. Март ае дәвамында институт студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи яктан сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә...

Россия ислам институты узган елның декабрь аенда "Коръән - һәр йортка" дигән гадәти булмаган акция оештырган иде. Әлеге күркәм чараны кабат тергезергә булганнар. Март ае дәвамында институт студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи яктан сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - ди алар. Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл. Моннан тыш өйгә килгән дин әһелләре дингә кагылышлы сорауларга да җавап бирергә әзер. Шунысын да әйтергә кирәк: акция түләүсез. Ай дәвамында хәзрәтләрне түбәндәге телефоннарга шалтыратып чакырырга була: 8-950-313-33-01; 8-927-242-35-78.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading