16+

Динар Бариев: «Геройларыбызны белсеннәр»

2013 елдан бирле инде “Безнең заман геройлары” проекты гамәлгә ашырыла. Проект гадәти тормышта батырлык күрсәткән кешеләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

2013 елдан бирле инде “Безнең заман геройлары” проекты гамәлгә ашырыла. Проект гадәти тормышта батырлык күрсәткән кешеләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Кискен хәлләрне игътибарсыз калдырмаган, кемнеңдер тормышына куркыныч янаганда батырлык кылган кешеләргә. Түләүсез нигездә игелекле гамәлләрне мөмкин кадәр ешрак башкарырга тырышучы кешеләргә, шулай ук үз эшчәнлекләре аркасында безнең республика һәм аның халкы хакына көн саен чын батырлык күрсәткән кешеләргә. 

2016 елдан проект республика премиясе форматында тормышка ашырыла. 2016 елның 9 декабрендә, Ватан Геройлары көнендә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән «Безнең заман геройлары» исемле беренче республика Премиясе узды, аның лауреатлары 12 татарстанлы булды.

– Тормышта батыр гамәлләр бик күп була. Әмма, ни кызганыч, алар вакытлы матбугаттан һәм, шул исәптән, социаль челтәрләрдән читтә кала. Билгеле бер вакытта бездә ул кешеләр турында сөйләү теләге уянды. Баштарак без алар хакында интернет аша җиткерсәк, 2016 елда Республика Премиясен булдыру идеясе туды. Ел саен әлеге Премиянең катнашучылары һәм масштабы арта. Элегрәк проектны Татарстан районнары кысаларында гына уздырсак, хәзер партнерларыбыз ярдәме белән федераль дәрәҗәгә чыктык, – диде “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы җитәкчесе Динар Бариев. 

2022 елда «Безнең заман герое» иҗтимагый премиясе һәм Кечкенә геройлар форумы Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уза. Бүләкләү тантанасы 2022 елның 8 декабренә планлаштырылган. Агымдагы елда Премия кысаларында Донецк һәм Луганск халык республикаларының азат ителгән территорияләрендә гуманитар миссия кысаларында волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган волонтерлар бүләкләнәчәк, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга беренче кирәк булган гуманитар штаблар эше бүлеп биреләчәк. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading