16+

Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм җыя

Нәзарәт махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан солдатларына илтеп тапшыру өчен чираттагы гуманитар йөк җыя башлады.

Нәзарәт махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан солдатларына илтеп тапшыру өчен чираттагы гуманитар йөк җыя башлады.

Мөфтият якын арада махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар йөк алып барырга ниятли. Моңа кадәр мөфтият вәкилләре Луганск өлкәсе юнәлешендәге хәрби частьләрнең берсенә ике тапкыр командировкага барып кайткан иде – әлеге бүлекнең 90 процентын Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык бистәсе районнары һәм Казаннан килгән Татарстан солдатлары тәшкил итә, алар арасында 50 кеше – дин нигезләрен үтәүче мөселманнар. Шунысы да игътибарга лаек һәм мөһим булып тора: Татарстан мөфтияте делегациясе йөкләрне турыдан-туры солдатларның үз кулларына тапшырган. Соңгы сәфәр изге Рамазан аенда булган иде, ә хәзер солдатларга кирәк-яраклардан торган гуманитар йөк илтеп тапшыру ниятләнә.

Татарстан мөфтияте барлык битараф булмаган кешеләрне сугышчыларга кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыю чарасына игътибар юнәлтергә чакыра. Аларга түбәндәге әйберләр кирәк: рация, “повер-банк”, зарядка җыю җайланмалары, дарулар, бинтлар, оекбашлар һәм эчке киемнәр, хәләл тушенкалар, коры паек һәм башка азык-төлек.

Һәр кеше татарстанлыларга ярдәм итү өчен үз өлешен кертә ала. Акчаны Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды җыя.

Акчаларны җибәрү өчен реквизитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading