16+

Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: язгы каникуллар имин үтсен

2022 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтүгә  юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара уза.

2022 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтүгә  юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара уза.

Чөнки балалар катнашындагы юл һәлакәтләре нәкъ менә аларның яллары вакытында ешая.
2022 елның 2 аенда республика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала үлгән һәм 42се җәрәхәтләнгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларның күпчелеге - җәяүлеләр. Ел башыннан бирле шундый 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала үлгән һәм 21есе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 
18 юл-транспорты һәлакәтендә 1 бала пассажир һәлак булган, 20 бала җәрәхәтләнгән. 

 Дәүләт автоинспекциясе барлык 7 яшькә кадәрле балалар йөртүче транспорт хуҗаларына балалар өчен махсус утыргычлар кулланырга киңәш итә. Бу креслолар балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклауның иң ышанычлы чарасы булып тора.
Полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны ныклы контрольгә алачак. Хокук бозучы бала турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен мәгариф оешмасына тапшырылачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәү зарурлыгын искә төшерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading