16+

Дәүләт Думасына гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртучылар кирәк

Россиянең Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан республикада яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт барлыкка киләчәк.

Россиянең Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан республикада яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт барлыкка киләчәк.

"Әлеге хәрәкәтнең төп максаты - Татарстандагы Россиягә каршы көчләрне активлаштырмау", - ди «Россия коммунистлары" Коммунистик партия" сәяси партиясе Татарстан бүлеге комитетының беренче сәркатибе Альфред Вәлиев. Әлеге хәрәкәткә "Россия коммунистлары", "Россия ветераннары партиясе", "Россия патриотлары", "Родина", "Гаделлек яклы Россия пенсионерлар партиясе" кебек сәяси партияләрнең Татарстандагы төбәк бүлекләре дә кушылачак. Шулай ук яңа берлеккә «Бөтенроссия Ленин Коммунистик яшьләр берлеге", "Казан кече һәм урта эшмәкәрлек гильдиясе","Казан кече бизнес эшмәкәрләр коалициясе" иҗтимагый берләшмәләре, «Татулык (Согласие)» күпмилләтле хәрәкәте дә теләктәшлек белдерергә җыена.

- 1990 еллардагы кебек хакимияткә либераллар килүен теләмибез. Без халыкка коммунистлар үзебезнең кыйммәтләрне саклап калу өчен берләшә икәнен күрсәтергә тиешбез. Шуны да әйтергә кирәк, безгә - коммунистларга бу эштә беркем дә чит илләрдән акчалар күчерми. Дәүләт Думасында Россия патриотлары - бизнес үсеше өчен тиешле шартлар тудырырлык эшмәкәрләр, үз гражданнарының мәнфәгатьләрен кайгыртучы иҗтимагый оешмалар булуын телибез, - ди Альфред Вәлиев. Бүген исә, 3 август көнне әлеге патриотик хәрәкәткә кушылырга теләк белдергән партияләр матбугат конференциясе уздырачак. Анда алар үзләренең киләчәккә планнары, эшчәнлекләре турында фикер алышачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading