16+

Дәүләт Думасына махсус операциядә катнашучыларны ветераннар дип тану турында закон проекты кертелгән

 Украинадагы махсус операциясдә катнашучыларны хәрби хәрәкәт ветераннары дип тану турында закон проектын Дәүләт Думасына кертелгән.

 Украинадагы махсус операциясдә катнашучыларны хәрби хәрәкәт ветераннары дип тану турында закон проектын Дәүләт Думасына кертелгән.

"Бердәм Россия" партиясе депутатлары Дәүләт Думасына Украинада һәм Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучыларны «хәрби хәрәкәт ветераннары» буларак тану турында закон проектын кертте. Бу хакта Дума сайтында хәбәр ителә.

Документ нигезендә, әлеге инициатива Украинадагы махсус операция барышында, шулай ук Донецк халык республикасында һәм Луганск халык республикасында (ДХР һәм ЛНР) бурычларын башкарган «хәрби хәрәкәт ветераны» һәм «хәрби хәрәкәт инвалиды» статусын билгеләү максатларында хәрби хезмәткәрләргә һәм башка хокук саклау һәм көч структуралары хезмәткәрләренә әзерләнгән.

Элегрәк мондый тәкъдим белән "Бердәм Россия" генераль советы сәркатибе Андрей Турчак чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәрбиләргә айлык түләүләр һәм салым ташламалары, электричкаларда бушлай йөрү, чираттан тыш медицина хезмәте күрсәтү һәм башка ташламалар алу мөмкинлеге бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading