16+

Дмитрий Медеведев: “Татарстан тәҗрибәсе үрнәк”

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге төзергә, бу уңайдан Татарстан тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк дип саный. Ул Татарстан бу өлкәдә кызыгырлык икътисадый уңышларга иреште дигән фикердә. Премьер-министр бу хакта Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышында әйтте, дип хәбәр итә ТАСС. Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге...

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге төзергә, бу уңайдан Татарстан тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк дип саный. Ул Татарстан бу өлкәдә кызыгырлык икътисадый уңышларга иреште дигән фикердә. Премьер-министр бу хакта Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышында әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге Внешэкономбанк базасында төзелә. Аны оештырганда Германия, Япония, Малайзия һәм башка - хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекле булган илләр тәҗрибәсе кулланыла. "Без шулай ук бу өлкәдә зур икътисадый уңышларга ирешткән Россия регионнары тәҗрибәсенә дә таянабыз, бу - Татарстан, Калуга өлкәсе һәм кайбер башка субъектлар", - дигән Медведев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading