16+

Дөнья чемпионатыннан калган газонны кая куярга белмиләр?!

Футбол буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде, ә аның мирасы калды. Хәзер республика җитәкчеләре чемпионат объектларын тиешле дәрәҗәдә куллану, бер нәрсәне дә әрәм итмәү ягын карый. Әйтик, Криштиану Роналду, Лионель Месси, Неймар йөгереп йөргән газонны кая куярга?

Футбол буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде, ә аның мирасы калды. Хәзер республика җитәкчеләре чемпионат объектларын тиешле дәрәҗәдә куллану, бер нәрсәне дә әрәм итмәү ягын карый. Әйтик, Криштиану Роналду, Лионель Месси, Неймар йөгереп йөргән газонны кая куярга?

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында оештырылган Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыров әлеге мәсьәләне күтәреп чыкты. Аның сүзләренчә, газоннарны шул килеш калдыру республика кесәсенә шактый кыйммәткә төшәчәк. Аны бит әле карап, тәрбияләп торырыга кирәк. Шуңа да якын киләчәктә әлеге газоннарны ясалма газонга алыштырачаклар.

- Әлегә без Казанның башкарма комитеты белән газоннарны кая җәяргә була икәнен уйлыйбыз. Мәктәп спорт мәйданына җәю фикере дә бар. Парк һәм скверларга кую мөмкинлеген дә карыйбыз. Наталия Фишман белән (Парк һәм скверлар буенча Президент ярдәмчесе) элемтәдә без, - ди Азат Кадыйров.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газонны әрәм итмәскә кушты.
- Минем бер генә үтенечем бар – газонның бер квадрат метрын да әрәм итмәгез! - дигән максат куйды ул.

Ләкин проблема газон күчереп кенә хәл ителми икән әле.
- Өч мәйданда газон яшь әле. Аларны башка урынга күчереп булмас, мөгаен, - диде Кадыйров.        
Ә “тере” газонны карап тору өчен сатып алынган техника үзебездә калачак. “Аларның корылмаларын алмаштырып була. Шуннан соң алар ясалма газон тәрбияләү өчен дә ярыячак”, - диде Азат Кадыйров.

“Казан-Арена” стадионындагы газон шул килеп кала. 

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading