16+

Донской: 2017 елда Татарстанда чүп-чар яндыра торган завод төзелә башлый

Татарстан башкаласында чүп-чар яндыра торган завод төзелешен 2017 елда башларга планлаштыралар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Татарстан башкаласында чүп-чар яндыра торган завод төзелешен 2017 елда башларга планлаштыралар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской сүзләренчә, моның өчен махсус конкурс үткәрелә, төрле компанияләр, шул исәптән танылган «РТ-инвест» та гариза бирә.

- Әлегә төгәл саннар һәм мәгълүмат биреп булмый. Беренчел чаралардан соң агымдагы ел ахырында объект төзелә башлачак, - дигән ул.

Заводта калдыкларны эшкәртү өчен заманча технологияләр кулланылачак. Сүз яңа технологияләр турында бара.

- Чүп-чар 10-15 ел элек тә ягылган. Хәзер «термик эшкәртү» терминологиясе кулланыла, ул ягу түгел, югары температура белән элементларга таркату, - дип ачыклык кертте министр.

Элегрәк завод төзелеше якынча 20 млрд сумга төшәргә мөмкин, дип хәбәр ителгән иде. Татарстанда завод төзелгән очракта, 2022 елда калдыкларны күмү күләме 30 процентка кимиячәк. Бу төбәктә экологик вазгыятьне яхшыртачак һәм өстәмә эш урыннары булдырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading