16+

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы итеп Надир Закиров билгеләнде

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин аны бүлекчәнең шәхси составына тәкъдим итте, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр прокуроры Олег Дроздов һәм Казан полициясенең җитәкче составы катнашты.
Надир Закиров Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны хәл итү өчен бөтен көчен куячагына ышандырды.

Моңа кадәр Казан полициясен җитәкләгән полковник Александр Мищихин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading